ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 гыйнварында Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсендә үткән киңәйтелгән утырышта Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы җирле үзидарә эшчәнлеген үстерүдә зур өлеш керткәне һәм озак еллар буена намуслы эше өчен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Советы” Ассоцияциясенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2019 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең «2018 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәве эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар турында "гы мәсьәлә буенча йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия утырышы ахырында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Наталья Кадыйровага Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.


20
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

        2019 елның 20 гыйнварында Чүпрәле районының легендар үзешчән җырчысы Фәсәхәт апа Хөсәенованың 90 яшьлек юбилее.

         Бу әһәмиятле вакыйганы ул күтәренке кәеф, нурлы елмаю белән каршы ала, гәрчә авырлыклар һәм сынаулар күп кичерсә дә: утлы дәһшәтле балачак, сугыштан соңгы яшьлек, таңнан таңга кадәр көчсез хезмәт кичерсә дә. Бу хатын – кыз-тыл хезмәтчәне. Үзенең олы яшьтә булуына карамастан, ул кичә булган кебек, кичерергә һәм түзәргә туры килгән барысын да хәтерли әле.

2018 нче елда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан барлыгы 211 язылышу турында акт теркәлгән.

Язылышучы 83% кияү  һәм 81% кәләш өчен бу беренче никах булса, 17% ир һәм 18,5% хатын-кыз өчен бу кабат бәхет сынау адымы булган. Никахлашучылар арасында 1 тол хатын бар.

       Узган елда автоградның Пенсия фонды Идарәсе Чаллыда яшәүче 151 меңнән артык кешене түләү белән тәэмин иткән. Пенсияләрнең барлык төрләренә, пособиеләргә һәм башка социаль түләүләргә чыгымнар 24 млрд. сум тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматларны идарәнең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә җиткерделәр. Бу чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасының буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашты.

Кыш - туй өчен менә дигән вакыт. Кыш көне туйны кышкы бәйрәмнәргә туры китереп, билгеле бер стильдә — искиткеч яңа ел, уңайлы Раштуа, яки романтик  Гашыйклар көненә тантана оештырырга була.

Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында  торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим....

Әтнә муниципаль районы Иске Мәңгәр авылында яшәүче Шиһабетдинова Хәлимә Нигмәтҗан кызына 20 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Шиһабетдинова Хәлимә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шиһабетдинова Хәлимәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

50 еллык юбилей – һәрбер гаилә өчен дә җитди һәм бик матур юбилей дип санала. Әлбәттә, бу көн якын кешеләр белән уздырылырга тиеш. 2019 елның 19 гыйнвар көнендә Мортазин Елфат Сәбирҗан улы белән Гөлсинә Әнәс кызын “Алтын юбилейлары” белән ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы тантаналы рәвештә котлады. Ярты гасыр юбилярларыбыз уйны-уйга, кулны-кулга тотынышып яши бирәләр. Яшь буынга алар матур үрнәк булып тора. Юбилярлар исеменә бик күп җылы теләкләр юлланды. Шушы олы көннең истәлеге итеп Мортазиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.

Биш дистә бергә яшәү - ул чын язмыш бүләге. Тормышта бер-берсен чын-чынлап яраткан кешеләр өчен генә уза алмаган каршылыклар юк. Шуңа күрә алтын туй юбилеен мәхәббәт белән бәйле парлар билгеләп үтә.

2019 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Кагировлар гаиләсе Габделбарый Рәшит улы һәм Роза Гәрәй кызы бергә яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.

         2019 елның 19 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче тапкыр булачак парлар өчен ««Юнона»Булачак гаилә мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International