Узган елда автоградның Пенсия фонды Идарәсе Чаллыда яшәүче 151 меңнән артык кешене түләү белән тәэмин иткән. Пенсияләрнең барлык төрләренә, пособиеләргә һәм башка социаль түләүләргә чыгымнар 24 млрд. сум тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматларны идарәнең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә җиткерделәр. Бу чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасының буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашты.
Тантаналы чарада нәтиҗәле эшчәнлек һәм һөнәри бурычны үтәүгә җаваплы караш өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Мактау грамотасы белән шәһәрнең ГХАТ Идарәсе башлыгы Равиля Гыйльметдин кызы Зарипова бүләкләнде.
Котлыйбыз!