2019 елның 19 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 13 пар никахларын законлы рәвештә теркәде.
2019 елның 19 гыйнварыннан башлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2019 елда булачак парлар өчен атналык туй инструктажлары яңартыла.
19.01.2019 матур датасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын теркәде.
Яңа елның беренче аендагы туй – бөек эшләрне чиста биттән башларга күнеккән кешеләр өчен яхшы карар. Яңа ел – яңа мөмкинлекләр, яңа гаҗәеп вакыйгалар, яңа тормыш.
2019 елның 14 гыйнвар көнендә, Азнакай җирендә, тагын бер бала -Гәрәева Ралия җиһанга аваз салды. Төбәк больницаның бала тудыру бүлегендә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2019 елнын 19 гыйнвар көнендә тантаналы теркәү оештырды. Район Башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин сабыйның әти-әнисенә - Руслан белән Альбинага баланың беренче документын – «Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм исеменнән Котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.
2019 елның 19 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районының Печище авыл җирлегендә 50 елдан соң мәхәббәтләрен күтәреп, аны чын кыйммәткә әверелдерә алган Фадеевлар гаиләсе Николай улы Николай һәм Иван кызы Валентина алтын туйларын билгеләп үттеләр. Фадеевларның бергә узган еллары-чын байлык. Авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, һәрвакыт бергә булган, кайгы-шатлыкны бүлешкән, тату һәм ныклы гаиләне саклап калган чын-чынлап алтын кешеләр бу.
Элек-электән килгән гореф-гәдәтләр буенча һәрбер эш башланганда богучыга барып бактырып кайтканнар. Яшь парлар үзләренең бәхетләрен сынап 19 гыйнвар көнне никахлашканнар. Нәкъ шушы көн яшьләрне бик “сынаган”. Әллә сынап, әллә туры китереп Буа районы ГХАТ бүлеге 19.01.2019 елда өч бәхетле парның никахларын теркәде.
Мондый чара быел 17 гыйнвар көнне ГХАТ бүлегендә узды. Чара кысаларында шулай ук 2018 елның декабрендә туган игезәк балаларны котлау һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы да булды. Бәхетле ата-аналарны һәм балаларны котларга район башлыгы Марат Гафаров килде. Тантана «Нык гаилә»федераль партия проекты кысаларында узды.
2019 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләренең «Сонатал «имин бала табуга әзерлек мәктәбендә " булачак әниләр белән беренче очрашуы узды.
2019 елның 18 гыйнварында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Михайловна Кузнецова социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.
Түбән Кенә авылында яшәүче Закирҗанов Фәрит Барый улына 18 январь көнне 90 яшь тулды һәм бу матур гаилә шулай ук 60 ел бергә яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үтте. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Миннебаева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтхановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.