Бала тудыру бүлегендә тантана

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

2019 елның 14 гыйнвар көнендә, Азнакай җирендә, тагын бер бала -Гәрәева Ралия җиһанга аваз салды. Төбәк больницаның бала тудыру бүлегендә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2019 елнын 19 гыйнвар көнендә тантаналы теркәү оештырды. Район Башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин сабыйның әти-әнисенә - Руслан белән Альбинага баланың беренче документын – «Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм исеменнән Котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды. Тантананы алып баручы-бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана, Ралиянең сәламәт, акыллы, максатка омтылучан, шәфкатьле булып үсүен теләде. Аның теләкләренә башка килгән туган- тумачалар да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International