18 гыйнварь көнне Сарман районы Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Авыл мәдәният йортында бик матур кичә үткәрелде. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парны иң элек гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җиткәчесе Гөлчәчәк Вәлишина котлады, аларга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, бүләген тапшырды. Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятеннән Нурсинә Хәйруллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, якыннары, авылдашлары, авылларның ветераннар советлары рәисләре дә юбилярларга җылы теләкләрен ирештерделәр. Рөстәм Могыйнов, Рәисә Фәртдинова, Алинә Галиева, Айгөл Минһаҗева, Таһирҗан Зарипов башкаруындагы җырлар кичәне тагын да бизәде. Юбилярларга исәнлек-саулык, һәр туар көндә шатлык, куаныч, җан тынычлыгы теләп калабыз.
Баулыда яшәүче, хезмәт ветераны Кәримә Адряева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кәримә Адряева йортында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Юбиляр үзе дә игътибардан балкый һәм һәр кунакка бала кебек шатлана.
Шушы көннәрдә Биектау районы Ильино авылында яшәүче Гайникамал Садретдин кызы Тимербаева үзенең юбилеен билгеләп үтте. Ул " 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Юбилярны котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде, ул аңа нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
18 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районыны Октябрь авыл җирлегендә Садыковлар гаиләсе Сабир улы Галимҗан һәм Галим кызы Флюрия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2019 елның 17 гыйнварында Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Зәйтүнә сәфәр кызы Сәгъдиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрәмов котладылар.
2019 ел һәр гаилә өчен төрлечә башланды, әмма барыннан да күбрәк, мөгаен, Мөслим районында уңыш Минһаҗевлар гаиләсенә елмайды. Илназ һәм Лилиянең 2019 елның 10 гыйнварында малайлары туды, һәм ул безнең ГХАТ бүлегендә быел беренче бала булып теркәлде. Әлбәттә, әти-әни өчен бәләкәчнең ничәнче булып тууы бөтенләй мөһим түгел: беренчеме, икенчеме, яки 10нчымы, алар өчен ул – бердәнбер һәм кабатланмас. Беренче булып малай – гаилә дәвамчысы дөньяга килгән.
Бүген Баулы районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Маркеловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын- чисталык, абруйлылык, мәхәббәт һәм тугрылык символы булып саналган затлы һәм матур металл. Хөрмәтле юбилярлар Владимир Александрович һәм Валентина Ивановнаның тормышы да шундый матур һәм затлы.
2015 елның 17 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа елның беренче пары, Семен белән Диана Бикушевлар никахлаштылар.
Яшь пар киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, тормыш диген озын юлдан иңңе иңгә куеп бергәт атлап киттеләр.
Ак юллар сезгә, яшьләр, бәхетле тормыш юллары телибез!
90 яше тулган юбилярны район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова тәбрик итте. Нэкиябану апага үз гаиләсен төзеп, балалар үстерү насыйп булмаса да, туганнарының бабаларына алыштыргысыз ярдәмче була.
Бүгенге көндә Нәкыябану апаны олылап, якын апа дип хөрмәтләп туганнары карап торалар.
2019 елның 17 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «минем Яшьлек урамым» дигән темага дәрес үткәрделәр.