Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрәмов котладылар.
- Сезнең тормышта барысы да җиңел булмады – сез иртә яшьтән үк кул кушырып эшләдегез, тылда Бөек Ватан сугышы елларында, аннан соң Мәгариф өлкәсендә эшләдегез, - дип билгеләп үтте Илмир Измайлов. – Бүген сезгә, барыннан да элек, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим. Сезнең якыннарыгыз игътибар һәм кайгыртучанлык белән сөендерсен.
Илмир Измайлов РФ Президентының котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды.
Зәйтүнә Сафиулла кызы Яңа Задоровка авылында күп балалы гаиләдә туа. Абыйларын фронтка алалар. - Өчәү дә һәлак булды, җирләү бер - бер артлы килде, - дип искә ала ул.