Зөбәрҗәт туй

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

18 гыйнварь көнне Сарман районы Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Авыл мәдәният йортында бик матур кичә үткәрелде. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парны иң элек гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җиткәчесе Гөлчәчәк Вәлишина котлады, аларга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, бүләген тапшырды. Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятеннән Нурсинә Хәйруллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, якыннары, авылдашлары, авылларның ветераннар советлары рәисләре дә юбилярларга җылы теләкләрен ирештерделәр. Рөстәм Могыйнов, Рәисә Фәртдинова, Алинә Галиева, Айгөл Минһаҗева, Таһирҗан Зарипов башкаруындагы җырлар кичәне тагын да бизәде. Юбилярларга исәнлек-саулык, һәр туар көндә шатлык, куаныч, җан тынычлыгы теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International