Мөслим районында 2019 елның беренче баласы теркәлде

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 ел һәр гаилә өчен төрлечә башланды, әмма барыннан да күбрәк, мөгаен, Мөслим районында уңыш Минһаҗевлар гаиләсенә елмайды.

Илназ һәм Лилиянең 2019 елның 10 гыйнварында малайлары туды, һәм ул безнең ГХАТ бүлегендә быел беренче бала булып теркәлде.

Әлбәттә, әти-әни өчен бәләкәчнең ничәнче булып тууы бөтенләй мөһим түгел: беренчеме, икенчеме, яки 10нчымы, алар өчен ул – бердәнбер һәм кабатланмас. Беренче булып малай – гаилә дәвамчысы дөньяга килгән.

2019 елның 17 гыйнварында ЗАГС бүлеге малайның тууын теркәде, әти-әниләре аңа Рамис дип матур исем куштылар.

Әни белән әти балага беренче тормыш документын – туу турында таныклыгын алырга килде. Минһаҗевлар гаиләсенә улларының сау-сәламәт үсүен, мәрхәмәтле бала булуын һәм бары тик шатлык кына китерүен телибез. Төкле аягың белән, Рамис!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International