Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 нче елның 17 январьда көнне 30 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Алена Николаевна Шамсуллина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
"Яшь гаилә мәктәбе" үзенең партнерын аңларга һәм җиңәргә өйрәнәбез " дигән тема буенча эшне башлап җибәрде. Булачак 19 пар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар, психологик бурычларны хәл иттеләр. Гүзәл Закирова үзенең чыгышында гаилә ролен аерым билгеләп үтте: "Гаилә –ул һәрвакыт гадәти компромисслар ярдәмендә, бер-берсенә карата зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән, бәйрәмнәр була ала".
Әлеге истәлекле көне белән аны туганнары һәм якыннары котлады.
Мәдинә Асылмәрдан кызы улы Азат гаиләсендә яши, әмма калган биш баласы аны игътибарсыз калдырмыйлар. Оныклары шулай ук үзләренең әбиләрен онытмыйлар, кайталар, аралашалар.
–Мин бай һәм бәхетле әби., минем тугыз оныгым һәм биш оныкчыгым бар ди ул.
Кычытканлы авыл җирлеге халык җыенында район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Гаяз Вәли улы һәм Зөлфә Нәбиулла кызы Шаһивәлиевләрне 55 ел бергә гомер итүче парны котладылар. Шаһивәлиевлар гаиләсе тормышларының беренче көннәреннән башлап бүгенге көндә дә Кычытканлы авылында яши, авылдашлары арасында ихтирам казаналар. Ир белән хатынның бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле, гомуми хезмәт стажы-70 елдан артык. Шаһивәлиевләр гаиләсе өч баланы тәрбияләп үстереп һәм аякка бастырган, 6 онык һәм 3 оныкчыкны тәрбияләүдә булышып гомер итә.
Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Рәшидә Фазылҗанова 90 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Мөслим районы Мари Бүләр авылында гомер итүче Димиева Миңлеян Абдулгәрәй кызы 15 гыйнварда үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барды. 100 яшьлек Миңлеян апа үзенең 7 баласы белән юбилеен бәйрәм итә. Ләкин аңа 100 яшь бирүе бик кыен. Күтәренке күңел, кешеләргә матур мөнәсәбәте, җырлап утыруы, кунакларны сый-хөрмәт итүе шаккаттыра.
15 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2019 елда 100 нче баланы теркәделәр.
2019 елның 15 гыйнваренда Татарстан Республикасы Чистай шәһәр судының суд утырышлары залында “Аерылышу” темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды, аны үткәрү инициативасы белән Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге чыкты.
Шушы зур һәм назлы хис ике язмышны 60 ел элек кавыштырып хәзер дә Шаминнар гайләсен җылытып, саклап тора.
Юбилярларның беренче очрашуы заводка эшкә барганда була. Шул көннән бирле алар башка аерылмыйлар. Африкан Александрович һәм Эльвира Николаевна “хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгәнәр. Шулай ук аларга “Сугыш чоры балалары” медальләре ә Африкан Александровичка В.И. Ленинның 100 еллыгына медаль тапшырылды.
Бергә уткән 60 ел эчендә алар өч бала, алты онык һәм өч оныкчык тәрбияләп үстерәләр.
Бүген Казан шәһәре ГХАТ Идарәсендә Яруллиннар Илсур Васыйл улы һәм Альбина Рашат кызы гаиләсендә 6 бала тууы теркәлде. Даянаның дүрт апасы һәм абыйсы бар. Яруллиннар гаиләсенә нык сәламәтлек, җиңел һәм бәхетле тормыш, иминлек телибез! Балалар үзләренең искиткеч әти-әниләрен куандырсын һәм үссен!