Кычытканлы авыл җирлеге халык җыенында район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Гаяз Вәли улы һәм Зөлфә Нәбиулла кызы Шаһивәлиевләрне 55 ел бергә гомер итүче парны котладылар. Шаһивәлиевлар гаиләсе тормышларының беренче көннәреннән башлап бүгенге көндә дә Кычытканлы авылында яши, авылдашлары арасында ихтирам казаналар. Ир белән хатынның бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле, гомуми хезмәт стажы-70 елдан артык. Шаһивәлиевләр гаиләсе өч баланы тәрбияләп үстереп һәм аякка бастырган, 6 онык һәм 3 оныкчыкны тәрбияләүдә булышып гомер итә.