Фәйзрахман Әхмәтҗан улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, «Германияне Җиңү» медале, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Ул 6 онык һәм 4 оныкчыкның бабасы. Аны котларга Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева һәм Красносельский авыл җирлеге башлыгы Данис Хикмәтуллин килделәр. Кунаклар, бүләкләр тапшырып, Фәйзрахман Әхмәтҗан улына ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
60 ел Наил Сираҗетдин улы һәм Зөлләрә Әлтәп кызы тормыш юлын кулга кул тотынып, бер-берсенең җан җылысын тоеп, күпләргә үрнәк булып үтәләр. Сираҗетдиновлар акыллы, хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларының уңышларына шатланып яшиләр. Бәхетле юбилярлар лаеклы хезмәт юлын узып, бүгенге көндә якыннарының мәхәббәтен, хөрмәтен һәм ярдәмен тоеп яшиләр.
2019 елның 14 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә кышкы каникуллардан соң беренче тапкыр «Гаилә тәрбиясе әлифбасы " проекты кысаларында дәрес уздырылды.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тагын бер шатлык! Кәкрекүл авылыннан Яковлевлар гаиләсенә бәхет килде. Евгения гаиләгә берьюлы ике сабый бүләк итте: кыз һәм малай!!! Бу 2019нчы елның беренче игезәге! Варвара - ГХАТ бүлеге тарафыннан 2019 елда теркәлгән дүртенче кыз, ә Егор - Яңа елның беренче малае!
2019 елнын 10 январендә Виктор һәм Гузәл Калыгиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – уллары Елисей туды. Дуртенче балалары туу уңаеннан әлеге гаиләне 14 январь көнне Кама Тамагы МР ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тәбрикләде. Матур теләкләр әйтеп, баланың беренче документын –туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасынын Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
Лениногорск шәһәрендә 2019 елның беренче язылышкан пары булып Динмухаметовлар Раил Айсылу булды. Тантана 12 нче гыйнвар көнне үткәрелде. Бу пар инде күп еллар бергә. Матур гореф-гадәт буенча елның беренче пары үткән елның соңгы язылышкан пары исеменнән котлау сүзләре ала. Ә инде ГХАТ бүлеге белгече яңа парга бары бәхет, исәнлек һәм тыныч тормыш теләп, котлау хаты тапшырды.
2019 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Айнур һәм Гөлия – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2019 ел башыннан беренче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Я.Ш.Магалимова аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Әхмәтҗановлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.
2019 елның 12 гынварендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 2нче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Лысов Владимир Николай улы һәм Слышай Наталья Василий кызы гаиләсендә булды. 24 декабрьдә аларның кыз һәм малай туды.Яңа туган сабыйларга Вероника һәм Николай исемнәре кушылды.
Бала туу-гаиләдә иң зур сөенеч. 6 гыйнвар көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче Нияз һәм Әлия Усмановлар гаиләсендә уллары Камил дөньяга килде. Чын күңелдән бу гаиләне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз. Аларга исәнлек һәм бәхет телибез.
Әлки районы Иске Алпар авылында яшәүче Мәдинә Солтангарәй кызына 12 январь аенда 90 яшь тулды. Аны шундый матур бәйрәме белән котларга район башкарма комитетынын урынбасары Лия Мәрдегәләмова, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Салахов килде. Мәдинә апаны Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.