Әлмәт шәһәрендә 2нче пар игезәк балалар тууы теркәлде

2019 елның 13 гыйнвары, якшәмбе

2019 елның 12 гынварендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 2нче пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Лысов Владимир Николай улы һәм Слышай Наталья Василий кызы гаиләсендә булды. 24 декабрьдә аларның кыз һәм малай туды.Яңа туган сабыйларга Вероника һәм Николай исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International