Фәйзрахман Әхмәтҗан улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, «Германияне Җиңү» медале, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Ул 6 онык һәм 4 оныкчыкның бабасы. Аны котларга Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева һәм Красносельский авыл җирлеге башлыгы Данис Хикмәтуллин килделәр. Кунаклар, бүләкләр тапшырып, Фәйзрахман Әхмәтҗан улына ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.