2018 елның 15 гыйнваренда Татарстан Республикасы Чистай шәһәр судының суд утырышлары залында “Аерылышу” темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды, аны үткәрү инициативасы белән Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге чыкты.
Утырышта Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды судьялары, Татарстан Республикасы Чистай судлары районы буенча җәмәгать судьялары, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов йөзендә җирле идарә органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова, масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-гаиләнең таркалуы һәм аның нәтиҗәләре;
-аерылышу процессын законлы көйләү;
- 2018 елда Чистай шәһәрендә һәм районында өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар буенча статистика;
-аерылышучылар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы.
Үз чыгышында Динара Наил кызы Җәләлова закон тарафыннан аерылышу тәртибенең ЗАГС органнары аша, шулай ук суд тәртибендә каралуын билгеләп үтте. Шуның белән бергә статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2018 елда Татарстан Республикасы Чистай шәһәрендә һәм Чистай районында 241 гаилә аерылышкан, шуларның 90 проценты суд тәртибендә. Ул шулай ук еш кына ир белән хатын кинәт барлыкка килгән хискә таянып, аерылышу турында гариза бирүләренә күрсәтте, ә бу аларны ялгыш, уйланылмаган адым ясарга этәрә. Шул уңайдан ул Татарстан Республикасы Чистай шәһәр судының судьялар корпусына мөрәҗәгать итеп, якларны килештерү өчен бирелә торган срокны арттыру зарурлыгы турындагы тәкъдим белән чыкты, билгеле инде закон тарафыннан билгеләнгән чикләрдә, әлеге чара аерылышучылар санын киметүгә ярдәм итәчәк дип саный.
Әлеге позицияне Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э. Р. Хәсәнов та яклады.
Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды рәисе А.В. Карпов үз чыгышында якларга килештерү өчен бирелә торган срокны арттыру, берсүзсез, аерылышучылар санын киметүгә юнәлдерелгән чара булып торуын билгеләп үтте. Әмма җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә шулай ук чаралар комплексы эшләргә кирәк. Бу ир белән хатынга аерылышу процессында бушлай гаилә психологы ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бирер, ул үзенә күрә медиатор була алыр иде.
Утырышта катнашучыларның барысы да бәян ителгән позицияләр белән килештеләр.
Утырыш азагында суд рәисе А.В. Карпов йомгак ясап, түбәндәгеләрнең зарури булуына әйтте:
җәмәгать судьяларының аерылышу турындагы эшләрне карауга аеруча игътибарлы һәм җентекле якын килүләре;
җәмәгать судьяларына ир белән хатынны килештерү өчен бирелә торган срокны практикада арттырырга;
аерылышу процессында катнашучы якларга бушлай квалификацияле гаилә психологы ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләргә;
ай саен аерылышу турындагы эшләр мониторингын уздырырга.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар эш процессында аерылышу халәтендә булган шәһәр һәм район халкы белән гаиләне саклау, балаларны тәрбияләү, рухи һәм кешелек кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләрендә шәхси гражданлык җаваплылыгы предметына аңлату әңгәмәләре үткәрергә, көнкүреш проблемалары, вакытлыча булган уңышсызлыклар алдында югалып калмаска, әхлаклы һәм әдәпле булырга кирәк дип саныйлар.