Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Рәшидә Фазылҗанова 90 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
12 яшеннән хезмәт юлын башлый Рәшидә апа. Күп авырлыклар күргән, гомерен хезмәткә багышлаган олы яшьтәге кеше өчен мондый ихтирам, үзен онытмауларын тою зур мәгънәгә ия. Ире Абдулла белән тигез, матур гомер кичергәннәр.
– Тормышым бик рәхәт. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, йөзгә кадәр яшим әле, – ди хезмәт ветераны.