Минзәлә районы Тулбай авылында яшәүче Мәдинә апа Мусинага 90 яшь булды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Әлеге истәлекле көне белән аны туганнары һәм якыннары котлады.

Мәдинә Асылмәрдан кызы улы Азат гаиләсендә яши, әмма калган биш баласы аны игътибарсыз калдырмыйлар. Оныклары шулай ук үзләренең әбиләрен онытмыйлар, кайталар, аралашалар.

–Мин бай һәм бәхетле әби., минем тугыз оныгым һәм биш оныкчыгым бар ди ул.

 Мәдинә апа 1929 елның 16 гынварында Минзәлә районы Тулбай авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач колхозда эшли. Мәдинә апаның язмышы ул еллардагы кызларныкы кебек була. Балачактан ук крестьян хезмәтенә күнеккән, яшьтән үк эшкә өйрәнгән.

1950 елда тормышка чыга. Яшь гаилә Донецк өлкәсенә күчеп китә. Ире шахтада эшләгән, ә Мәдинә Асылмәрдан кызы ашханәдә. 1959 елда Мусиннар гаиләсе туган авылларына әйләнеп кайта. Пенсиягә кадәр ул туган колхозында эшли, гектары белән чөгендер, борчак эшкәртә.

Мәдинә Асылмәрдан кызына үз яшен биреп булмый. Ул әле үзен әйбәт хис итә, тормышка оптимизм белән карый. Өлкән яшьтә булуына карамастан ул кунакларны шатланып каршы алды, аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International