Лаеклы үткән гасыр

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Мөслим районы Мари Бүләр авылында гомер итүче Димиева Миңлеян Абдулгәрәй кызы 15 гыйнварда үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барды. 100 яшьлек Миңлеян апа үзенең 7 баласы белән юбилеен бәйрәм итә. Ләкин аңа 100 яшь бирүе бик кыен. Күтәренке күңел, кешеләргә матур мөнәсәбәте, җырлап утыруы, кунакларны сый-хөрмәт итүе шаккаттыра.

Бер гасыр гомер кичергән әбекәйгә Татарстан һәм Россия Президентларының Рәхмәт хатлары, күчтәнәч пакеты тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International