"Яшь гаилә мәктәбе" үзенең партнерын аңларга һәм җиңәргә өйрәнәбез " дигән тема буенча эшне башлап җибәрде. Булачак 19 пар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар, психологик бурычларны хәл иттеләр. Гүзәл Закирова үзенең чыгышында гаилә ролен аерым билгеләп үтте: "Гаилә –ул һәрвакыт гадәти компромисслар ярдәмендә, бер-берсенә карата зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән, бәйрәмнәр була ала". Яшь парлар алдында гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады. Ул тантананы үткәрү тәртибе, никах теркәү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Тантанадан соң, яшь парларның игътибарын «Казан» гаилә үзәге территориясендә чисталык һәм тәртип саклауга юнәлтте. Барлык теләүчеләрне «Яшь гаилә мәктәбе» нең чираттагы дәресләрендә сишәмбе көнне 10 сәгатьтә көтеп калабыз.