Баулыда яшәүче, хезмәт ветераны Кәримә Адряева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кәримә Адряева йортында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Юбиляр үзе дә игътибардан балкый һәм һәр кунакка бала кебек шатлана.
Кәримә апа үзе Оренбург өлкәсенең Ибрәй авылында җиде кыз тәрбияләп үстергән күп балалы гаиләдә үскән. Бик күп авырлыклар кичергән, сугыш елларында яшьтәшләре кебек колхозда эшләгән.
Кәримә апа белән Зәйнулла абый 61 ел бергә тату гомер итәләр. Аларның гаилә тормышы турында күп кенә туганнары һәм күршеләре сокланып сөйлиләр. Кызганычка каршы, Зәйнулла абый дүрт ел элек фават булган.
Кәримә Адряева сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән, бүген ул бәхетле әби - өч оныгы һәм биш оныкчыгына сөенә.
Ветеранны котларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров һәм 6 нчы мәктәп директоры Татьяна Малахова килгән иде. Данияр Бакиров юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм чәчәкләр тапшырды. Ә мәктәп вәкилләре җылы юрган бүләк иттеләр. Юбиляр барысына да рәхмәт белдерде һәм тынычлык, бәхет теләде.