19.01.2019 матур датасында туй

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

19.01.2019 матур датасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын теркәде.

Яңа елның беренче аендагы туй – бөек эшләрне чиста биттән башларга күнеккән кешеләр өчен яхшы карар. Яңа ел – яңа мөмкинлекләр, яңа гаҗәеп вакыйгалар, яңа тормыш.

Бу көнне яшь парларга ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан исемле открыткалар тапшырылды. Парларга бетмәс-төкәлмәс гаиле бехете, аңлашу, сүнмәс мәхәббәт һәм йортларында тотрыклы иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International