2019 елның 18 гыйнварында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Михайловна Кузнецова социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.
Аудитория белән әңгәмә алып, Галина Михайловна документларда төзәтүләр һәм үзгәрешләр кертү кебек төшенчәгә игътибарны юнәлтте. Еш кына кешеләр гражданлык хәле актын язганда дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелүен, яки орфографик хаталарга юл куелуын вакыт узу белән генә ачыклый.
“Мондый очраклар өчен Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары белән гражданнарның ЗАГС органнарына җентекле консультация алу һәм алга таба проблеманы хәл итү хокукы беркетелгән", - дип билгеләп үтә Галина Михайловна.