Кыш - туй өчен менә дигән вакыт. Кыш көне туйны кышкы бәйрәмнәргә туры китереп, билгеле бер стильдә — искиткеч яңа ел, уңайлы Раштуа, яки романтик Гашыйклар көненә тантана оештырырга була.
Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим....
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 2019 нчы елның 19 гыйнварында ун пар гаилә берлеген теркәделәр.
Яшь парларны туй көннәре белән котлыйбыз! Бер-берегезне кайгыртыгыз, хөрмәт итегез, бәхетле булыгыз!