2018 нче елда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан барлыгы 211 язылышу турында акт теркәлгән.
Язылышучы 83% кияү һәм 81% кәләш өчен бу беренче никах булса, 17% ир һәм 18,5% хатын-кыз өчен бу кабат бәхет сынау адымы булган. Никахлашучылар арасында 1 тол хатын бар.
Иң күп кияүләр 25-29 яшь аралыгына туры килә (39%). 32% кияү 20-24, 16% - 30-34; 4,8% - 35-39; 2-шәр процент - 18-19 һәм 60 тан зур яшьлекләр арасында. 1,4% - 40-44,45-49,55-59 яшь аралыгында.
Кәләшләр өчен гаилә кору өчен иң кулай вакыт 20-24 яшь арасы булган. 23,6% хатын-кыз кияүгә 25-29 яшьтә чыканнар; 30-34-13,2%; 18-19 – 7,1%; 35-39 – 4,2%; 40-44 – 1,4%, 50-54 – 0,5%; 1-шәр процент - 55-59, 60 һәм аннан зуррак вакытка туры килә.
Гаиләләрнең 19%-ты катнаш гаиләләр. Аларның 12,7%-ты - татар-рус гаиләләре. Калганнары рус-удмурт, рус-украин, мари-татар гаиләләре.
2011 никахның 63%-ын татар гаиләләре тәшкил итә. 14,5%-ты рус гаиләләре, 0,5% - мари гаиләләре. Шулай ук, милләтләрен күрсәтергә теләмәүчеләр дә булган.