Лениногорск муниципаль районында «Алтын» юбилей

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

50 еллык юбилей – һәрбер гаилә өчен дә җитди һәм бик матур юбилей дип санала. Әлбәттә, бу көн якын кешеләр белән уздырылырга тиеш. 2019 елның 19 гыйнвар көнендә Мортазин Елфат Сәбирҗан улы белән Гөлсинә Әнәс кызын “Алтын юбилейлары” белән ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы тантаналы рәвештә котлады. Ярты гасыр юбилярларыбыз уйны-уйга, кулны-кулга тотынышып яши бирәләр. Яшь буынга алар матур үрнәк булып тора. Юбилярлар исеменә бик күп җылы теләкләр юлланды. Шушы олы көннең истәлеге итеп Мортазиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.

Шулай ук тантанада Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы да катнашты. Ул юбиляргларга исәнлек-саулык, озын һәм тыныч тормыш теләп Лениногорск шәһәре башлыгы Р.Г. Хөсәенов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

Хөрмәтле юбилярлар, сезне чын күңелдән шушы матур бәйрәмегез белән котлыйбыз, бу көн сезнең тормышыгызда бары якты мизгелләр генә хәтердә калдырсын.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International