«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе Рәисе Наталья Кадыйровага Рәхмәт хаты тапшырды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең «2018 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәве эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар турында"гы мәсьәлә буенча йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия утырышы ахырында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Наталья Кадыйровага Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International