Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә юбилее

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 22 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Салгархажиевлар гаиләсен көмеш туйлары белән котладылар.

Һәр парның кабатланмас тарихы бар. Халит Әбусалим улы һәм Зөлфия Галимҗановнаның тарихы-беренче караштан мәхәббәт. Бервакыт күрешеп, яшьләр бергә булуларын шунда ук аңладылар.

Түбән Камада Салгархажиевлар гаиләсе 1994 елның матур салкын көнендә барлыкка килде. Туй күңелле һәм шау-гөр килеп, барлык милли гореф-гадәтләрне үтәп барды. 25 ел узгач, ир белән хатын бер-берсенә карата мәхәббәт, наз һәм кайгыртучанлык саклап кала. Ирле-хатынлы матур ике бала: уллары Илназ һәм кызлары Гөлназны тәрбияләп үстергәннәр.

Юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International