2019 елның 22 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре биш парны туй бәйрәме белән котладылар. Тантана «Шәфкать " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм концертында узды.
Иң изге теләкләр белән нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп, юбилярларга «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасыннан котлау хатлары, ГХАТ Идарәсенең Мактау актлары һәм бәйрәм букеты тапшырылды. Аглетдиновлар, Трифоновлар, Павловлар, Антипиннар һәм Гайфиевларның исемнәре традиция буенча ЗАГС Идарәсенең Мактау китабына кертелде.
Түбән Камада «Бәхет кулларда " ди исемләнгән ГХАТ идарәсе проекты кысаларында озын гомерле гаиләләрне котлау чаралары уза.