Биектау муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаиләне дүртенче бала туу белән котладылар

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 22 гыйнварында Биектау муниципаль районы ГХАТ бүлегендә дүртенче бала дөньяга килгән Аюповлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Гаиләдә өченче малай дөньяга килгән, аңа Айрат исеме бирелгән . Яшь гаиләдә беренче малай 2007 елда туган, алты елдан соң – икенче малай . 2013 елда кечкенә кыз-Самира туган.ГХАТ бүлеге җитәкчесе бала әнисен котлап, сабый тормышындагы беренче дәүләт документы-туу турында таныклык һәм Президент исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International