Тәтеш районында игезәкләр туды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 22 январенда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызда 1нче пар игезәкләр тууы теркәлде. Игезәкләрнең әти-әнисе Зур Шәмәк авылында яшәүче Анастасия һәм Виталий Тимяшкиннар. 21нче январь көнне 9.49 һәм 9.50 сәгатьтә дөньяга аваз салган, гаиләдә өченче һәм дүртенче булган сабыйларга әти-әнисе Катя һәм Даша дип исем бирделәр.

 Без чын күңелебездән сабыйларның әти-әнисен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз һәм сабыйларның исән-сау һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.

Районда ел башыннан 8 баланың тууы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International