2019 елның 21 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т. П. Ларионова, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Э. С. Гобәйдуллин катнашты. Утырыш барышында узган елның демографик күрсәткечләре анализланды, яңа 2019 елга планнар билгеләнде.
Татарстанның ГХАТ органнары өчен махсус эшләнгән индикатив мониторинг системасы нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районы 27,0 балл җыйды, шул рәвешле, лидерлык позициясен алды.