Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман авылында яшәүче Фәретдин абый белән Мөслимә апа гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булды. Алар бергә гомер коруларына 60 ел - Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
25 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2 пар үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Кошки-Новотимбаево авылының яңа өйләнешүче Максим һәм Юлия Исаевлар өчен никахларын теркәү чуваш халкының йолалары белән булуы сюрприз булды.
2019 елның 24 гыйнварында Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Инюшин Владимир Игнат улы белән Нина Николай кызының гаилә тормышларына 60 ел тулу уңае белән гаиләне хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Моннан 60 ел элек алар Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә никахларын рәсми рәвештә теркиләр. Шул гомер дәверендә алар ике бала үстереп, тупланган тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән бүлешәләр. Бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы бу гаиләне чын күңелдән котлап ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук, инде менә бик матур гореф-гадәт буенча Инюшиннар гаиләсе шушы олы көннең истәлеге итеп Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.
2019 елның 24 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа 2019 елның йөзенче пары язылышты – Тимур һәм Айгуль Валиуллиннар.
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!
2019 елның 24 гыйнварында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре Низамова Лилия Ильяс кызын дүртенче бала тулу уңае белән котладылар. Балага нур сибүчене аңлатучы Рушания исеме бирелде. Бәхетле ананы котлап, беренче документ- туу турындагы таныклык белән бергә котлау хаты да тапшырылды. Чын күңелдән балага исәнлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!
2019 елның 24 гыйнварендә Апас урта мәктәбенең 5 “А” һәм 5 “Б” сыйныфлары укучылары районның ЗАГС бүлегенә килде. Алар биредә барлык бүлмәләр белән танышып чыктылар. Бигрәк тә яшь парлар язылыша торган зал белән кызыксындылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина аларга баланың беренче документы, аның сакланышы турында сөйләде. Эшләрендә зур төгәллек, җитезлек кирәклеген әйтеп узды. Укучылар истәлеккә фотога да төштеләр.
2019 елның 24 гыйнваренда ТР Чистай муниципаль районы “Чистай шәһәре” муниипаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов миграция сәясәте мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” үткәрде. Районның 2018 елгы миграция сәясәтенә йомгак ясалды. ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова гражданлык хәле актларын теркәү белән районның милли диаспорасы органнарының үзараэлемтәсенә, чит илләр дәүләтләре катнашындагы никахларны теркәү проблемаларына анализ белән чыкты.
15 «бриллиант» һәм «алтын» парларны хөрмәтләү тантанасы бәйрәм атмосферасында узды. Чараны алып баручы парларны котлады, һәр гаилә тарихы турында сөйләде. Юбилярларга Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк,чәчәкләр тапшырылды.
2019 елның 23 гыйнварында Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә быел 50 ел һәм 60 ел бергә гомер иткән 18 пар котлаулар кабул итте.
Барлык юбилярлар да – «мәхәббәт» исеме астында җирдәге иң матур хисләр геройлары. Нәкъ менә бу искиткеч хис безнең юбилярларга көндәлек ыгы-зыгы арасында мәңгелекнең кем белән мизгел генә булуын күрү мөмкинлеге бирде.
Бу көнне Нина Москвичева фатирында аеруча җылы һәм рәхәт иде. Хөрмәтле әниләрен, әбиләрен, яраткан укытучыларын котларга юбилярның яраткан балалары, оныклары, оныкчыклары, элеккеге укучылары һәм хезмәттәшләре килгән иде.
– Сезне шундый зур юбилеегыз белән котлыйм һәм иң изге теләкләр: сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим. Мин бу котлауларны сезгә шәхсән юллый алуыма бик шатмын, чөнки мин-сезнең укучы, - диде Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм юбилярга чәчәкләр тапшырды.