Фәретдин абый белән Мөслимә апа Фәйрушиннар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,  оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман авылында яшәүче Фәретдин абый белән Мөслимә апа гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булды. Алар бергә гомер коруларына 60 ел - Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Аларны матур бәйрәмнәре белән район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр, бергә-бергә матур итеп тагын бик күп еллар гомер кичерүләрен теләделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International