Бу көнне Нина Москвичева фатирында аеруча җылы һәм рәхәт иде. Хөрмәтле әниләрен, әбиләрен, яраткан укытучыларын котларга юбилярның яраткан балалары, оныклары, оныкчыклары, элеккеге укучылары һәм хезмәттәшләре килгән иде.
– Сезне шундый зур юбилеегыз белән котлыйм һәм иң изге теләкләр: сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим. Мин бу котлауларны сезгә шәхсән юллый алуыма бик шатмын, чөнки мин-сезнең укучы, - диде Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм юбилярга чәчәкләр тапшырды.
Нина Георгиевна Москвичева-46 еллык стажы булган тарихчы, хезмәт һәм тыл ветераны, ул "Отличник народного просвещения РСФСР” исеменә ия, медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.