2019 нчы елның 26 нчы гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның гаиләләре арасында республика спартакиадасы узды.
2019 елның 25 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Веретенниковлар Александр Иван улы һәм Валентина Леонид кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Гаилә тормышының беренче елларында низаглы хәлләрне сизеп буламы? "Биш Мәхәббәт теле» нәрсә ул һәм гаилә бюджетын ничек дөрес итеп планлаштыру? Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона»Булачак гаилә мәктәбе» дәресендә шул һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләштеләр.
Сарман авылында яшәүче Равил һәм Асия Салиховлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Гаилә башлыгы Равил абый салым инспекциясе җитәкчесе тормыш иптәше Асия апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм лаеклы ялга чыгалар. Алар ике малай тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә оныклары куанычы белән яшиләр.
Арча станциясендә гомер кичерүче Гатифә һәм Исхак Хәбибуллиннарның гаилә тарихы 70 елдан артып китә. Гаиләнең 70 еллык туен җәмгыятьтә бер-береңә рәхмәт белдерү дип атыйлар. Димәк, бу чор инде артка борылып карап, олы мәхәббәтнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бәхет икәнлеген аңлау.
2019 елның 24 гыйварында Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” башкарма комитеты муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә Лениногорск шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән “Семьеведение” дәресләренә кагылган очрашу булды.
Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре язылган чираттагы котлау открыткасы, Борындык авылында яшәүче Тәлига апа исеменә адресланган иде. Юбилярга әлеге кадерле хатны, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.
2019 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Марковлар Алексей Степан улы һәм Лилия Василий кызы бриллиант туйларын - 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова юбилярларны аларның кунакчыл йортларында котлады.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм яшь парлар “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.
2019 елның 25 гыйнвар көнендә Балтач район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, социаль яклау үзәге мөдире А.Ф.Гатиятуллина, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Норма авыл җирлеге вәкиле А.И.Рамазанов Кариле авылында матур итеп гомер итүче Сабировлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар. Газим Сабир улына һәм Зөлфия ханымга район башлыгы исеменнән җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.