Әлмәт шәһәрендә Веретенниковлар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

2019 елның 25 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Веретенниковлар Александр Иван улы һәм Валентина Леонид кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Александр Иван улы Чистай районының Яңа Чишмә авылында туган, ә Валентина Леонид кызы Әлмәт районының Урсалы авылында туган. Егет булганда Александр Иван улы Германиядә армия хезмәтен үтә. Ялга кайткач, хезмәттәшенең апасы Валентина Леонид кызы белән таныша. Аларның очрашулары беренче караштан булган мәхәббәт була. Хезмәткә әйләнеп кайткач, гашыйклар аралашуларын дәвам итәләр, алар бер-берсенә хатлар язалар, ә кайткач очрашуларын дәвам итәләр. Аларның үзара мәхәббәте көннән-көн көчәя бара.

Шулай итеп, 1969 елның 24 гыйнварында Әлмәт районы Урсала авылында Веретенниковлар гаиләсе туа. Ә инде шул ук елның март аенда ук яшь пар кырыс Төньякны яуларга китә. Ике ел дәвамында «Себер балкышы» газүткәргечен төзүдә эшлиләр. Ә 1971 елдан «Коминефть» берләшмәсендә хезмәт куялар. Әлеге оешмада эшләгән вакытта Александр Иван улы хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. Авыр хезмәт шартлары яшьләрнең хисләрен ныгытып , бер-берсен аңларга һәм кичерергә, сакларга һәм кайгыртырга өйрәтәләр.

Бәхетле гаиләдә Веретенниковларда ике бала туа: уллары Андрей һәм кызлары Мария. Ә бүген әби-бабай үзенең уңышлары белән оныклары Иван сөендерә.

Ике гомер бергә кушылуга нәкъ 50 ел тулды. Бер шатлык һәм бер кайгы, бер сулыш һәм бер йөрәк ритмы, бер киң мәхәббәт һәм бер язмыш.

Тантаналы шартларда ирле-хатынлы Веретенниковлар беренче очрашуларын, беренче тапкыр үбешүләрен һәм мәхәббәт аңлатмаларын искә төшерделәр. Ә туй вальсы юбилярларны тормышларында иң бәхетле көн атмосферасына күмде.

50 ел элек алар никах теркәү турындагы акт язуында язылганнар, аны ГХАТ идарәсе белгечләре тантана сәбәпчеләренә күрсәттеләр, аларның хатирәләрен күп елларга кире кайтардылар. Ә бүген Веретенниковлар юбилярларның мактаулы китабына кул куйдылар.

Александр Иван улы һәм Валентина Леонид кызы бәйрәм кунакларына күп еллар дәвамында мәхәббәт һәм тугрылык символы булган алтын балдакларын күрсәттеләр.

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Алтын туйга багышланган юбилей папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

 Ә аларның балалары һәм иң якын туганнары, иң җылы һәм изге теләкләр белән котладылар.

Безнең юбилярлар Корбановлар Радик һәм Гүзәлнең никахлашу тантанасында катнашып, гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар. Ә инде яшьләр әти-әниләре, кунаклары һәм юбилярлар катнашында үзләренең гаилә учагын кабыздылар.

Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак еллар дәвам итсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз куандырсын. Сез - балаларыгыз, оныкларыгыз, бөтен Әлмәт яшьләре өчен гаилә тормышы үрнәге.

Сезгә озын гомер, бәхет-шатлык һәм тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International