Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче тракторчы әбигә 90 яшь тулды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре язылган чираттагы котлау открыткасы, Борындык авылында яшәүче Тәлига апа исеменә адресланган иде. Юбилярга әлеге кадерле хатны, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.

Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Тәлига апа бүген өй түрендә иң кадерле кеше. Аны котларга балалары, онык-оныкчыклары, туганнары җыелган. Алексей Макаров Мәскәү Кремленнән килгән хатны тантаналы төстә барлык кунаклар алдында укыды һәм Тәлига Хәйбуллинага үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. 
Сабанчы булып эшләп, техника серләренә төшенгән Тәлига апа 1945 елның мартында үзе дә тракторга утыра. Нибары 16 яшендә була ул. Туксандагы әбекәйнең әнә шулай гомер мизгелләрен елы, ае, хәтта көннәре белән хәтерләвенә сокланмый мөмкин түгел. 
1953 елда классташы Рәхимуллага кияүгә чыга ул, параллель классларда белем алган алар. Бер-бер артлы алты балалары туа. Өченче баласын тапкач, никадәр теләсә дә, Тәлига апаның алга таба тракторда эшләргә мөмкинлеге булмый. Унике ел тимер ат иярләгәннән соң, һөнәрен алыштырырга туры килә. Колхозда төрле эшләрдә, комбайнда эшли ул. 
Балалары, оныклары уңышына сөенеп, бүгенге көнгә шөкер итеп яши әбекәй. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International