2019 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Марковлар Алексей Степан улы һәм Лилия Василий кызы бриллиант туйларын - 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова юбилярларны аларның кунакчыл йортларында котлады.
Бриллиант туй - ул никахта 60 ел гомер итү. Бриллиант – барлык ташларның иң кыйммәтлесе. Шулай ук 60 ел яшәгән гаилә тормышы да бик сирәк һәм кыйммәтле. Бриллиант- бәхет һәм ныклык символы, ул озын гомер кичерүче гаилә тормышы кебек.
Алексей Степан улы - МинТопЭнерго ның атказанган хезмәткәре. Аның нефть сәнәгатендә эш стажы – 47 ел. Хезмәт тормышының күп өлешен НГДУ «Сөләйнефть»кә багышлый. Аның исеме «Өч миллиард. Тарих» китабында теркәлгән. Лилия Василий кызы - халык мәгарифе отличнигы, СССР мәгариф отличнигы. Педагогик стажы 42 ел тәшкил итә. Лилия Васильевна хезмәт тормышының күп өлешен Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсе икенче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан, бер үк вакытта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.
Ирле-хатынлы Марковлар гомер буе туган як хакына намуслы һәм фидакарь хезмәт иткәннәр. Алар биш оныгы һәм өч оныкчыгы бүләк иткән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Кадерле юбилярлар! Сезнең юбилей - яшәү һәм ярату, гаилә учагын булдыру һәм аны җылы тоту үрнәге. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телибез!