Азнакай шәһәренең бала тудыру йортында гаиләдә икенче һәм аннан соңгы туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү күркәм традициягә әверелеп бара. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Марат һәм Лена Галләмовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Солтания исемле кыз баланың тууын теркәде. Бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана үз чыгышында Солтаниянен тулы , сәламәт һәм тату гаиләдә тәрбияләнүен һәм үрнәк булып үсүен теләде. Котлауларга туганнары һәм якыннары, шулай ук эш буенча хезмәттәшләр дә кушылды.
2019 елның 28 январь көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2018 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2019 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
2019 нчы елның 28 нче гыйнварында Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары укытучылары Кәримова Ләйсән Рафил кызы җитәкчелегендә Сабаның куп функцияле үзәгенә килделәр. Үзәкнең җитәкчесе Алсу Багманова укучыларга үзәкнең функцияләре, электрон гаризалар, түләүләр, электрон чират турында сөйләде. Аннары Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең өлкән белгече Миләүшә Вакказова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
28 январь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.
2018 елда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә туу турында 3085 акт язуы теркәлде.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2018 елда туган сабыйлар өчен популяр исемнәр рейтингын төзеделәр.
2019 елның 28 гыйнварында шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина доклад белән чыгыш ясады.
Әтнә муниципаль районы Иске Шимбер авылында яшәүче Зарипова Тәкирә Зариф кызына 27 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Зарипова Тәскирә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Түбән Көек авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Зарипова Тәскирәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Безнең арада хат язмаган кеше сирәктер? Шул хатларны яңадан кулга алырга вакыт җитте. Яисә икенче яртыгызны мәхәббәт хаты белән сөендереп алыгыз”. ГХАТ бүлегенең бите шушы мөрәҗәгате белән башлана. Бәйге 24 нче гыйнвардан 13 нче февральгә кадәр игълан ителгән һәм якынлашып килүче Гашыйклар көненә багышланган.
2019 елның 26 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бикмөхәммәтовлар Харис Габдулла улы һәм Валентина Иван кызы Бикмөхәммәтовлар гаиләсен котладылар! Юбилярлар гаиләсендә 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы үсә! Биредә гаилә традицияләрен хөрмәт итәләр һәм бәйрәм көннәрендә гаилә даирәсендә җыелалар. Тату гаиләнең барлык балалары әби-бабайны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Бүген алар барысы бергә бербөтен кебек!