Яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Азнакай шәһәренең бала тудыру йортында  гаиләдә икенче һәм аннан соңгы туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү   күркәм традициягә әверелеп бара. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Марат һәм Лена Галләмовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Солтания исемле кыз баланың тууын  теркәде. Бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана   үз чыгышында  Солтаниянен  тулы , сәламәт һәм тату гаиләдә тәрбияләнүен  һәм үрнәк булып  үсүен теләде. Котлауларга туганнары һәм якыннары, шулай ук эш буенча хезмәттәшләр дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International