2019 нчы елның 28 нче гыйнварында Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары укытучылары Кәримова Ләйсән Рафил кызы җитәкчелегендә Сабаның куп функцияле үзәгенә килделәр. Үзәкнең җитәкчесе Алсу Багманова укучыларга үзәкнең функцияләре, электрон гаризалар, түләүләр, электрон чират турында сөйләде. Аннары Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең өлкән белгече Миләүшә Вакказова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.