2018 елда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә туу турында 3085 акт язуы теркәлде.
Шуларның 1573 (51%) малай һәм 1512 (49%) кыз. 33 гаиләдә игезәкләр туды, узган ел бердәнбер өч игезәк балалар – Шиһаповлар гаиләсендә дөньяга аваз салды. Түбән Каманың иң яшь әнисенә узган ел 15 яшь, яшь әтигә 17 яшь тулды. Үзенең балигъ яшенә кадәр барлыгы 14 кыз әни булды. Иң өлкән әни-әтигә - 44 һәм 46 яшь.