“Безнең арада хат язмаган кеше сирәктер? Шул хатларны яңадан кулга алырга вакыт җитте. Яисә икенче яртыгызны мәхәббәт хаты белән сөендереп алыгыз”. ГХАТ бүлегенең бите шушы мөрәҗәгате белән башлана. Бәйге 24 нче гыйнвардан 13 нче февральгә кадәр игълан ителгән һәм якынлашып килүче Гашыйклар көненә багышланган.
Конкурста гаиләләр генә түгел, ә бер-берсенә гашыйк йөрәкләр дә катнаша ала. Моның өчен хатның һәм хат иясенең фотосын җибәрү кирәк. Солдат, студент еллары хатлары аеруча зур кызыксындыру уята.
Җиңүчеләрне ресторанда кичке аш, фотосессия һәм мәхәббәт турында спектакльгә билетлар көтә. Бүләкләрне тапшыру 14 нче февраль көнне ГХАТ бүлегендә үтәчәк.