Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2018 елда яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәр аталды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2018 елда туган сабыйлар өчен популяр исемнәр рейтингын төзеделәр. 

          Иң популяр хатын-кызлар исемнәре Ясмина, Арина һәм Милана булды. Түбән Кама әти-әниләре малайларына күбесенчә Матвей, Артем һәм Тимур дип кушканнар.

         Гадәти булмаган экзотик исемнәр рейтингына кыз исемнәре: Ай, Лирия, Улкер, Элиф, Севара, ир – атлар Маруф, Доминик, Саян, Дамиан кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International