70 еллык гаилә бәхете

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Арча станциясендә гомер кичерүче Гатифә һәм Исхак Хәбибуллиннарның гаилә тарихы 70 елдан артып китә. Гаиләнең 70 еллык туен җәмгыятьтә бер-береңә рәхмәт белдерү дип атыйлар. Димәк, бу чор инде артка борылып карап, олы мәхәббәтнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бәхет икәнлеген аңлау.

Узган ел Хәбибуллиннар гаиләсенең дәвамчылары әнә шул гаилә бәйрәменә җыелган булса, гыйнварда тагын бер бәйрәм — Исхак Хәбибуллинның 95 яшьлек юбилеена җыелды. Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде. Ул Россия Президенты һәм үзенең Рәхмәт хатлары белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырды.

Аллаһы Тәгалә Хәбибуллиннарны озын гомер генә түгел, бик сирәкләргә тәти торган тигез канатлы озын парлы гомер белән дә бүләкләгән. Гатифә апа белән гомер буе бер-берсен аңлап, санлап яшәгәннәр, бүген дә бер-беренә терәк. Исхак абый белән Гатифә апа 5 балага гомер биргән, бүгенге көннәренә шөкер кылып, балаларына хәер-догада гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International