2019 нчы елның 26 нчы гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның гаиләләре арасында республика спартакиадасы узды.
Барлыгы бәйгедә 13 команда катнашты. Мамадышлылар лаеклы 3-нче урынны алып кайттылар. Команданың капитаны итеп Бердәм Россия патиясенең Мамадыш районындагы бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Голнур Курамшина сайланды. Шулай ук команда составында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белгече Ландыш Хәкимова бар иде. Оештыручылар искәртүенчә, Мамадыш командасы бердәмлек, тырышлык белән аерылып торган. Иң яшь катнашучылар да, шулай ук, безнең районнан булган.