Алтын туй юбилярлары

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Сарман авылында яшәүче Равил һәм Асия Салиховлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Гаилә башлыгы Равил абый салым инспекциясе җитәкчесе тормыш иптәше Асия апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм лаеклы ялга чыгалар. Алар ике малай тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә  оныклары куанычы белән яшиләр. 

Күркәм бәйрәмнәре белән район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та тәбрикләделәр. Аларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек,  балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен һәм бергә-бергә бриллиант туйга да җитүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International