Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә “Семьеведение” дәресләре

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

        2019 елның 24 гыйварында Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” башкарма комитеты муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә Лениногорск шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән “Семьеведение” дәресләренә кагылган очрашу булды. Бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы бик кызыклы һәм үзенчәлекле формада гаилә байлыгы, ГХАТ идәрәсенең тарихы белән, демографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында архивта саклана торган метрик китаплар белән, гарәп, латин һәм кириллицада язылган китаплар күрсәтелде. Азакта, ГХАТ бинасындагы залларга экскурсия ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International