Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П.Ларионова, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Э.С.Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты, Парламенты һәм Хөкүмәте Аппаратлары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволарның, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, республика руханилары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы А.Р.Шавалеева доклад белән чыгыш ясап, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә туучылар саны кимү темплары 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда дүрт тапкырга диярлек акрынайды, дип билгеләп үтте. Бу аналар һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән өстәмә чараларның беренче уңай нәтиҗәләре, шулай ук республиканың якындагы елларда туучылар саны үсеше траекториясенә кире кайтуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
Гаилә-демографик үсешенең уңай факторы буларак, ул сигезенче ел рәттән тууны теркәү үлемне теркәүдән артып китүен билгеләде: «Республика – бу мөһим позитив факторны саклап кала алган илдәге аз төбәкләрнең берсе, ә Идел буе федераль округында бердәнбер төбәк».
Республиканың ГХАТ башлыгы күтәргән икенче мөһим мәсьәлә - аерылышуларның динамикасын киметү. Узган ел республикада 13,4 меңнән артык гаилә таркалган, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 1% ка кимрәк. Шул ук вакытта Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, элеккечә үк, Татарстанда 1000 никахка аерылышучылар санының иң яхшы күрсәткече сакланып кала (503).
А.Р.Шавалеева фикеренчә, республика ГХАТ органнары өчен узган елның төп вакыйгасы булып “Гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры”на эшкә күчү булды. Киләчәктә бу система гражданнарның гаилә тарихлары елъязмалары турында мәгълүмат алуны шактый гадиләштерәчәк.
ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, утырышка нәтиҗә ясап, демография мәсьәләсенең җирле һәм федераль дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм 2019 елга бу өлкәдәге төп бурычларны атады: «Демографик мәсьәлә Татарстан өчен дә, гомумән ил өчен дә бик мөһим. Тагын бер бурыч – үлүчеләр санын киметү, бу бик җитди мәсьәлә һәм аның өстендә планлы рәвештә эшләргә кирәк».
Башка бурычлар арасында ул республика муниципаль районнарында туучылар һәм үлүчеләр саны күрсәткечләрен тирән анализлауны атады. Бу хәлне төзәтү өчен нинди чаралар кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.