Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2018 нче елда аерылышу турында 101 акт теркәлгән. Кызганыч, ләкин алдагы елларда “холык туры килмәү” сәбәбе белән кубрәк яшьләр аерылса, ахыргы елларда 20 еллык стажлы гаиләләр арасында аерылышу күренеше ешайды. Быел исә ул барлык аерылышучылар санынын18%тын тәшкил итә. Әлбәттә, бу бик югары сан.
Бер ел да яшәмичә 3% гаилә таркалган. 11% парлар бары 1 ел яшәп кала алганнар. 2 еллык гаиләләр дә шул өлешне тәшкил итә. Аерылышучыларның 6%-ты бергә 3 ел, 14%-ты 4, 17%-ты 10-14 ел торып калганнар.
Иң күп аерылышу 25-29 һәм 30-34 яшь аралыкларына туры килә. Аерылышучыларның 15-20%-ты шушы яшьтә.
Кызганыч, ләкин хәзерге заман аерылу сәбәпләрен безнең әби-бабайлар аңлап бетерә алмас иде. Чөнки алар гаиләне иң авыр вакытларда да саклап кала алганнар. Аерылышырга теләгән ир-хатыннарга ахыргы сүз итеп шуны әйтәсе килә: сезнең бу адымыгыз балаларыгыз өчен кире үрнәк. Сезнең өчен бу адым гаилә эчендәге сорауларны хәл итү һәм проблемалардан котылуның ахыры булса, балаларыгыз өчен әле башы гына.