2019 елның 10 октябрендә Бөтендөнья кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алты искиткеч чибәр кыз бала тууы теркәлде. Аларга Станислава, Әминә, Виктория, Маргарита, София һәм Екатерина исемнәре бирелде.
ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Кобелев Игорь Гелиевич, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, районның «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Харисова Гөлгенә Рафаил кызы котлау сүзләре ирештерде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары А.Р. Хәбибуллин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы урынбасары А.И. Галәветдинов, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты Иҗтимагый советы әгъзалары, урыннарда – республика муниципаль берәмлекләренең ГХАТ идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты.
Өлкәннәр көне уңаеннан Буа муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге 50, 55, 60 ел бергә гомер кичергән гаиләләрне котладылар. Алар – 50 ел бергә гомер кичергән –Волковлар, Садыйковлар, Пайгуновлар гаиләсе, 55 ел – Кондрашовлар һәм 60 ел –Ципенко гаиләсе.
2019 елның 7 октябрьдә Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга Рамил һәм Илмира Асадуллинарның балаларын теркәү булды. Нәни Лилиана гаиләдә беренче бала.
2019 елның 7 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсы кысасында 9 нчы һəм 12 нче мəктəпнең зур сыйныф укучылары өчен дəрес уткəрелде.
2019 нчы елның 7 нчеоктябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 7 нче мəктəпнең бишенче һəм алтынчы сыйныф укучылары өчен «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəресе үтте. Дəресне ГХАТ Идарəсе башинспекторы Сосипатрова Марина Борисовна үткəрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина «Казан» Гаилә үзәгендә Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты. Очрашу барышында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәүнең актуаль мәсьәләләре, норматив-хокукый нигезләрен җайга салу ысуллары, шулай ук ГХАТ Бердәм дәүләт реестрының эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
3-5 октябрь көннәрендә Саба районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында «САБА-АРЕНДА» спорт мәктәбе бинасында 2019 елда Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды
2019 елның 5 октябрендә Байлар Сабасында хатын-кызлар арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы булып узды. Балык Бистәсе районы командасында ГХАТ бүлеге баш белгече Садреева Марина Михайловна актив катнашты.